Җәй көне Россия лагерьларында биш миллионнан артык бала ял иткән

2023 елның 13 октябре, җомга

Россиядә 2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә йомгаклау балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыручыларның  «Большие смыслы»  Бөтенроссия форумында ясалды.  Балалар ялы мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы 12 октябрьдә РФ Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев рәислегендә узды.

2023 елгы җәйге сәламәтләндерү кампаниясе нәтиҗәләре буенча Россиянең балалар лагерьларында 5,2 млн бала ял иткән һәм сәламәтлекләрен ныгыткан, шуларның 1,6 млн - авыр  хәлдә калган балалар.

Өч ел эчендә Россия Федерациясенең яңа субъектларыннан 80 меңнән артык бала, 95 мең бала махсус хәрби операциядә катнашучыларның , Ерак Төньяк районнарыннан һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдән миллионнан артык бала ял итү һәм сәламәтләкләрен ныгыткан.

Александр Бугаев билгеләп үткәнчә, быелгы җәйдә илдә 39 327 балалар лагере эшләгән, бу 2022 елның шул ук чоры белән чагыштырганда бер меңгә диярлек күбрәк. Барлыгы балаларның ялы һәм аларны сәламәтләндерү оешмалары эшендә 657 мең кеше катнашкан, шул исәптән 358 мең педагогик                     хезмәткәр  һәм 81 мең вожатый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International