13 нче октябрь көнне, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хезмәткәрләре "Татарча диктант" акциясендә катнаштылар. Акция бөтен дөнья буйлап яшәүче татарларны берләштерүгә, әдәби татар телен белү белән кызыксынуны арттыруга, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә, татар теленә булган мәхәббәтне арттыруга юнәлдерелгән.
Быел Бөтендөнья акциясе сигезенче тапкыр уздырыла. Бүгенге көндә “Татарча диктант” Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче татарларны берләштерүгә ярдәм итә торган акцияләрнең берсе. 2022 елда акция 31 илдә һәм Россиянең 74 төбәгендә яшәүче ватандашларыбыз катнашында узган иде.