Температура һәм ОРВИ симптомнары булган укучыларны дәресләргә кертмиләр, бу коллективта авырулар таралмасын өчен эшләнә. Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. "Традиция буенча, беренче сентябрьдән иртәнге фильтр үткәрү яңартылды”, - диде санитария табибы.
Чагыштыру өчен, узган елның шул аралыкта укудан 2 800 укучы читләштерелгән булган. Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә, оешмаларда һәм предприятиеләрдә дә шундый ук фильтрлар үткәрергә киңәш итәләр.