Татарстанның 300дән артык педагогы сөт бизе яман шешенә бушлай тикшерү узган

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бүген мәгариф системасында эшләүче өч йөздән артык хезмәткәр онколог-маммологта бушлай тикшеренү узды һәм алар  үз-үзләрен тикшерү күнекмәләренә дә өйрәнделәр.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгына, медицина учреждениесе җитәкчелегенә һәм табибларына республика педагогик хезмәткәрләренең сәламәтлеген саклау эшенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен зур рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International