Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында 2024 елга максатлар һәм бурычлар буенча тәкъдимнәрне карау буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле проектын гамәлгә ашыру кысаларында 20 октябрьдә 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узачак, анда Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталының «Опросы жителей» бүлегендә халыкны ачык тавыш бирүгә тәкъдим итәргә планлаштырылган өстенлекле максатлар һәм бурычлар исемлеге билгеләнәчәк. Фикер алышуда кызыксынучылар, шул исәптән ММЧ вәкилләре һәм гражданнар катнаша алачак.  

Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүчеләргә Иҗтимагый Совет утырышында катнашучының теркәлү формасын тутырырга,  шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә һәм 2023 елның 18 октябренә кадәр Mon.OrgOtdel@tatar.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

ММЧ вәкилләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә аккредитация узалар. Аккредитацияләү өчен гаризаны беркетелгән формада 2023 елның 18 октябренә кадәр Monrt16@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International