Киңәшмәдә Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе, “Мәгариф” компанияләр төркеменең үсеш буенча директоры Наталья Алтыникова, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, муниципаль районнар башкарма комитетларының мәгариф идарәләре һәм бүлекләре башлыклары, көллиятләр һәм техникумнар җитәкчеләре, вуз ректорлары, ТР шәһәрләре һәм районнары башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Рособрнадзор җитәкчесе киңәшчесе, "Мәгариф" компанияләр төркемен үстерү буенча директор Наталья Алтыникова үз чыгышында педхезмәткәрләрнең документлар йөкләнешен киметү, аккредитация мониторингы үзенчәлекләре буенча актуаль мәсьәләләргә тукталды һәм киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов әлеге юнәлештә республика мәгариф оешмаларында үткәрелә торган төбәк бурычлары турында сөйләде.