Татарстанда 2024 елдан «Электрон мәгариф 2.0» системасы эшли башлаячак

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Бу хакта матбугат конференциясендә республика мәгариф министры урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

"Яңартылган электрон журнал системасында укытучылар өчен шулай ук 10 хисап формасын кыскартырга- автоматлаштырырга һәм опция аша мәгълүмат алырга  планлаштырыла . 100% күрсәткечкә чыгарга һәм кәгазь формасыннан китәргә планлаштырабыз", - диде Мөҗипов.

Шулай ук спикер республикада педагогик хезмәткәрләрнең бюрократик йөкләнешен киметү буенча эш дәвам итә, дип өстәде. Мониторинг нәтиҗәсендә Кама Тамагы, Минзәлә, Апас, Сарман, Әлки районнарыннан сораштырылган укытучыларның 45%тан артыгы йөкләнешнең кимүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International