Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы "Россия диннәре тарихы" уку курсы программасын раслады

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

РФ Фән һәм югары белем министрлыгы югары уку йортлары өчен "Россия диннәре тарихы"дигән  яңа уку курсының типовой программасын эшләде һәм раслады. Студентлар аны агымдагы уку елының икенче семестрыннан үзләштерә башлаячак.  Программа М. В. Ломоносов исемендәге МДУ һәм Россия дәүләт социаль университеты тарихчылары, дин белгечләре һәм философлары тарафыннан эшләнгән. Яңа дисциплинаны алдан квалификацияләрен күтәргән  укытучылар алып барачак. Алар студентларга Россиянең дини традицияләренең тарихи нигезләрен, үсешен һәм хәзерге торышын, аларның мәдәни, кыйммәт һәм хокукый характеристикаларын аңлау өчен кирәкле белем, күнекмәләр бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International