Укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары өчен кем түләргә тиеш

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары  һәм онлайн-курслар өчен  кем түләргә тиеш? Бүген алар өчен  еш кына педагоглар үзләре түлиләр, әмма алар бит үзләре өчен белем алмыйлар. Бу эшләргә рөхсәт алу.   

- Күренеп тора, укытучы һөнәре даими камилләшүне, белемнәрне яңартуны, заманча методикаларны һәм технологияләрне куллануны таләп итә.  Шул ук вакытта, квалификация күтәрү курсларына кем түләргә тиешлеге турындагы сорауга җавап биргәндә, укытуның инициаторы кем булуын аңларга кирәк. Әгәр белем бирү оешмасы икән, квалификацияне күтәрү бары тик эш бирүче хисабына гына башкарыла. Әгәр дә педагог үз теләге белән һөнәри дәрәҗәне арттырырга, курсларны мөстәкыйль сайлап, яисә катнаш белгечлек буенча яңадан әзерлек узарга карар итсә, ул үз укуы буенча чыгымнарны мөстәкыйль түли.

Әгәр дә укыту "Мәгариф турында" закон нормалары кысаларында эш бирүче яки мәгариф белән идарә итү органнары инициативасы буенча оештырылса, акча белем бирү оешмасы бюджетында каралырга тиеш. Шул ук вакытта нәкъ менә эш бирүчегә белем узарга тиешле хезмәткәрләр исемлеген һәм өстәмә һөнәри белем бирү программаларын билгеләү хокукы бирелгән.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International