Казанда сәламәтлекләре чикле һәм Даун синдромы булган балалар өчен үзәк ачылды

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Казанда РФ Президент грантлары фонды ярдәме белән ОВЗ һәм Даун синдромы булган балалар өчен үсеш үзәге ачылды Анда  балалар иҗат белән шөгыльләнә һәм физик һәм интеллектуаль сәләтләрен үстерә алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитетында.

Үзәк Космонавтлар урамында 44 нче йортка  урнашкан Гимнастика һәм спорт академиясе филиалында эшләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International