Бу хакта мэриядә эшлекле дүшәмбедә Казан социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев хәбәр итте.
"Бер сәгать эчендә барлык балалар бакчаларын комплекслы ремонтлау мөмкин түгел. Бүгенгә Казанда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 163 бинасының төзелгәненә 30 елдан артык. Аларда бер тапкыр да капиталь ремонт ясалмаган иде, - диде нотыкчы. Королев билгеләп үткәнчә, Казанда барлыгы 390 балалар бакчасы бинасы бар һәм соңгы ун елда 93 балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган.