Азнакай районы башлыгы яшь укытучылар белән очрашты

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Азнакай районының «Тау» яшьләр үзәгендә мәгариф идарәсе тарафыннан яшь педагоглар белән «Уңышка юл» дигән тренинг үткәрелде.  Анда эш стажы  3 елдан артмаган  укытучылар катнашты. 

Яшь педагогның һөнәргә керү чоры киеренкелеге, аның шәхси һәм һөнәри үсеше өчен мөһимлеге белән аерылып тора. Укытучы профессионал  булачакмы, мәгариф өлкәсендә калачакмы яки башка  өлкәдә үзен табачакмы, аның ничек узуына бәйле.

Начальник урынбасары Лилия Әхмәдишина һәм өлкән методист Әлфия Ганиуллина яшь педагогларны ничек уңышка ирешергә, мәктәптә укытуның беренче көннәреннән дулкынлануны ,  куркуны ничек җиңәргә һәм ата-аналар белән элемтә урнаштырырга өйрәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International