Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты Донбас халкына һәм МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм төяп чираттагы машинаны озатты. Волонтерлар җылы кием-салым, аяк киеме, шәхси гигиена чаралары, уенчыклар, канцтоварлар, азык-төлек продуктлары һәм башкалар җыйганнар.Б итараф булмаган шәһәр халкы, студентлар һәм университет укытучылары да чарада катнашкан.
Искәртәбез, Татарстан шефлыкка алынган Лисичанскины һәм Рубежныйны торгызуда тиешле ярдәм күрсәтүен дәвам итә.
10 марттан башлап Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында Украинаның Көньяк-көнчыгышыннан күчеп китүчеләргә гуманитар ярдәм үзәге #МЫВМЕСТЕ эшли.
Ярдәм җыю пунктына теләге булган һәркем килә ала. Ул эш көннәрендә 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. Анда балалар өчен ризыклар, пластик савыт-саба, балалар һәм авыруларга кирәкле әйберләр, урын-җир кирәк-яраклары, шәхси гигиена әйберләре , өлкәннәр һәм балалар өчен кием-салым, канцелярия әйберләре, шәхси саклану чаралары кабул ителә.
#МЫВМЕСТЕ гуманитар ярдәм үзәге волонтерлык үзәгендә, 1 катта урнашкан. Белешмәләр өчен контактлар: 294-90-84