Казанның Мәскәү районында сәламәтлекләре чикле булган балалар өчен балалар бакчасы ачылачак

2023 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Сенсор бүлмәсе, музыка залы һәм консультация үзәге - ел ахырына Казанның Мәскәү районында,  Восстание урамы, 63а йортында  50 урынлы яңартылган “Колибри” балалар бакчасы ачылачак. Бүген Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ремонт эшләренең төгәлләнеп килүе турында әйтте.

Бинада музыка һәм физкультура залы, сенсор интеграция кабинетлары, сенсор бүлмәсе, психологик бушану бүлмәсе, дефектолог һәм логопедлар кабинетлары җиһазландырылган. Балалар бакчасы территориясендә махсус өслек җәелгән  спорт һәм уен мәйданчыклары булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International