2024 елда Россиядә 9 нчы сыйныфтан 10 нчы сыйныфка күчү һәм көллиятләргә керү моделен үзгәртергә мөмкиннәр. Бу хакта ТАСС ка Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итә.
"Быел ниндидер үзгәрешләр булыр дип уйламыйм, әмма якын киләчәктә 10 нчы сыйныфка күчү моделе, шулай ук СПО учреждениесенә керү имтиханнар саны һәм алымнар буенча үзгәрәчәк, чөнки ул заманча таләпләргә җавап бирми", - диде ведомство башлыгы ата-аналар белән Россия очрашуы вакытында.