КАИның техник көллиятенә - 15 ел

2023 елның 20 октябре, җомга

Чараны КНИТУ-КАИ ректоры Тимур Алибаев ачты.  Техник коллеж бу 15 ел эчендә "үзен җитлеккән, җитди бүлекчә итеп күрсәтте", дип ассызыклады чыгыш ясаучы, һәм югарыуку йорты  белән  урта һөнәри белем бирү учреждениесе арасындагы яхшы үзара хезмәттәшлекне аерым билгеләп үтте.

 Шулай ук вуз җитәкчесе көллият  һәм университет арасында белем алуның дәвамлылыгын билгеләп үтте, бүгенге көндә көллияттән соң  укуны  КАИда дәвам итәргә мөмкин , шул исәптән аспирантурада да - бәлки инженер гына түгел,  бәлки университет укытучысы булырга мөмкин.

КНИТУ-КАИ җитәкчелеге, профессор-укытучылар составы вәкилләре һәм техник колледжның партнер предприятиеләре вәкилләре коллективка һәм көллият студентларына уңышлар, сәламәтлек теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, КНИТУ-КАИ техник көллияте югары квалификацияле, җаваплы, инициативалы белгечләр һәм урта звено җитәкчеләрен чыгара. Көллияттә  университет укытучылары да, республиканың әйдәп баручы сәнәгать предприятиеләре белгечләре  дә укыта.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International