26 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр 1-11 сыйныф укучылары Ватаныбыз үсешенә йогынты ясаган тарихи һәм заманча шәхесләргә багышланган Бөтенроссия проектлар конкурсында катнашырга чакырыла. Иң яхшы эшләр авторлары 24 ноябрьдә Мәскәүдә "Патриот" паркында узачак тантаналы чарада бүләкләнәчәк.
Конкурс номинацияләре: «Иҗади проект», «Тикшеренү проекты», «Мәгълүмати мәктәп медиапроекты»
Хикәяләр, эссе, рәсемнәр, коллажлар, музыкаль номерлар, докладлар, презентацияләр, видеоролик, фотопроектлар белән атнашырга була. Эшләр төрле тарихи чорлар дәвамында Ватанны саклауда торган, илне бердәм һәм үз язмышлары белән Россия үсешенә йогынты ясаган тарихи һәм заманча шәхесләргә багышланырга тиеш. Барлык катнашучылар да исемле сертификатлар, ә финалистлар смарт-сәгать , колакчалар, планшетлар, китаплар, акыллы колонкалар, йолдызлы күк проекторлары алачак.
Катнашу өчен гаризаны конкурсның рәсми сайтында 15 ноябрьгә кадәр- АлтарьПобеды.рф бирергә мөмкин
Конкурс финалы Россия Федерациясе Кораллы көчләренең “Патриот” Хәрби-патриотик паркында узачак, анда мәктәп укучылары өчен бүләкләү, тематик күргәзмәләр һәм экскурсияләр кергән махсус программа оештырылачак.