Татарстанда иң яхшы мәктәп китапханәләре һәм мәгълүмат-китапханә үзәкләре билгеләнде

2023 елның 17 ноябре, җомга

4 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр «Иң яхшы мәктәп китапханәсе - 2023» республика конкурсы узды. Ул республиканың белем  һәм тәрбия бирү процессына, Татарстан гомуми белем бирү оешмаларының мәгълүмат-китапханә үзәкләре эше тәҗрибәсен популярлаштыруга һәм таратуга нәтиҗәле йогынты ясый торган заманча таләпләргә туры килә торган иң яхшы мәктәп китапханәләрен ачыклау максатыннан оештырылды.Конкурс комиссиясе һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләде. Конкурста абсолют җиңүчеләр :

«Иң яхшы шәһәр мәктәп китапханәсе» номинациясендә - Казан шәһәре Совет районының М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназиясе, китапханә мөдире Лилия Шәрәфиева,

«Иң яхшы авыл китапханәсе» номинациясендә   -  Алабуга районының Костенеев урта гомуми белем бирү мәктәбе, китапханәче Евгения Минһаҗетдинова.

Өстәмә номинацияләр булдыру бәйгенең үзенчәлеге булды. Номинацияләрдә шәһәр мәктәпләре конкурсында җиңүчеләр:

«Мәктәп китапханәсе - заманча технологияләр үзәге» - Яр Чаллы шәһәренең 41 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, китапханә мөдире Гөлчәчәк Прозапас,

«Китапханә - мәгълүмат җәмгыяте йөрәге» - Казан шәһәренең Яңа Савин районы А.В.Козин исемендәге 7 нче гимназиясе, китапханә мөдире Виктория Азина,

«Мәктәп китапханәсе - белем бирү киңлеге үзәге» - Түбән Кама районының аерым фәннәрне  тирәнтен өйрәнүче 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, педагог-китапханәче Нина Коновалова,

  «Китапханә - укуга ярдәм итү һәм үстерү үзәге» - Алабуга районының «Адымнар - Алабуга» полилингваль белем бирү комплексы, китапханә мөдире Лира Ибраһимова,

  «Китапханә үзәге - чынбарлыкның мөмкинлекләре» - Зәй районының Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе, китапханәче Венера Камалова,

«Китапханә - чиксез территория» - Чистай районының 2 нче лицее, китапханәче-педагог Ландыш Кыямова,

 «Китапханә - уңыш территориясе» - Казан шәһәренең Совет районындагы 90 нчы гимназиясе, китапханә мөдире Наталья Мухина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International