Татарстан ның 1-9 класс укучылары , 25 декабрьгә кадәр, “Куркынычсыз интернет” Бөтенроссия онлайн-олимпиадасында интернет турындагы белемнәрен тикшерә ала. Олимпиада бушлай һәм "Учи.ру" платформасында уздырыла. Олимпиада биремнәрен бала мәктәптә дә, өйдә дә үти ала. Олимпиада гомуми белем бирү учреждениеләренең кече һәм урта сыйныф укучыларының цифрлы белемен арттыруга юнәлдерелгән. Интерактив биремнәр интернет челтәрендә үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен белү, аларны практикада куллана белү, шулай ук мәктәп укучыларына аңлаешлы формада яңа мәгълүмат алу мөмкинлеге бирә.
Балалар имин аралашу кагыйдәләренә, интернетта сатып алуларга, гаджетларны дөрес файдалануга һәм спамны тануга багышланган сорауларга җавап бирәчәкләр.