Владимир Путин «Профессионаллар» чемпионатында җиңүчеләр һәм остазлар белән очрашты

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатында җиңүчеләр һәм остазлар белән очрашты. Чемпионат финалы ноябрьдә, Санкт-Петербургта, көллият студентлары һәм мәктәп укучылары өчен илледән артык һөнәри компетенция буенча узды. Катнашучылар арасында россиялеләр дә, башка илләр вәкилләре дә бар иде. Дәүләт башлыгы балаларны котлады һәм дөньядагы технологик революция квалификацияле кадрлар таләп итә, дип ассызыклады. Яңа технологияләр өлкәсендә заманча күнекмәләргә ия булган белгечләр күп өлкәләрдә кирәк.

Очрашу барышында балалар  үзләренең һөнәри планнарын тормышка ашыру  турында сөйләделәр, көллиятләрдә уку һәм «Профессионаллар» чемпионатында катнашудан алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Студентлар билгеләп үткәнчә, предприятиеләрдә стажировкалар узу һәм эш бирүчеләр белән аралашу нәтиҗәсендә алар файдалы гамәли тәҗрибә һәм әлеге оешмаларның потенциаль хезмәткәрләре булу мөмкинлеге ала.

Чемпионатта катнашучылар Россия икътисадының әйдәп баручы тармакларындагы компетенцияләр буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Көллият студентлары 35 компетенция буенча ярыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International