Менделеевскида 29 февральдән 3 мартка кадәр химия буенча «Потомки Менделеева» Бөтенроссия олимпиадасы узачак, ул бөек химикның 190 еллык юбилеена багышлана. Җиңүче 100 мең сум акча һәм КФУның профильле институтында бюджет урынында белем алу( конкурстан тыш) мөмкинлеге алачак .Бу хакта “Татар-информ”дагы матбугат конференциясендә Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.
"Бездә бик яхшы бүләкләр. Без барлык чыгымнарны -юллар, яшәү, мәдәни программаларны үз өстебезгә алабыз. Олимпиада быел - беренче адым гына, без аны традицион итәргә планлаштырабыз. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, җиңүче КФУда бюджет урынына керергә мөмкинлек алачак», - дип сөйләде спикер.
Аерым алганда, катнашучыларга теоретик өлештә биш бурычны хәл итәргә кирәк булачак, шул исәптән аммиак җитештерү белән бәйле бирем дә бар.