Менделеевскидагы химия көллияте 2025 елның 1 сентябреннән эшли башлаячак

2024 елның 6 феврале, сишәмбе

Бу хакта “Татар-информ”га район башлыгы Радмир Беляев хәбәр итте.

"Бу безнең юл башы гына әле. Быел безгә булачак көллиятне төзи башларга кирәк. Ул 2025 елның 1 сентябрендә эшли башлар  дип планлаштырабыз. Ул чагында бездә химиклар өчен бөтен белем циклы булачак. Бу Казан КНИТУ-КХТИ филиалы булачак. Объект нульдән төзеләчәк, гомуми бәясе якынча 2 млрд. сум", - дип билгеләде әңгәмәдәш.

Ул ассызыклаганча, студентларның ике төркеме КНИТУ-КХТИда максатчан укыту буенча белем ала.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International