Россиядә балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзү дәвам итә, гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Дәүләт Думасында еллык хисабы барышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин хәбәр итте.
Хөкүмәт башлыгы илнең барлык төбәкләрендә дә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре актив төзелә һәм яңартыла баруы турында сөйләде.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе искә төшергәнчә, 2022 елдан Россия Президенты йөкләмәсе буенча илдә гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт эчендә 4 меңнән артык бина ремонтланган, шуларның 2,5 меңе - узган ел.
Ул шулай ук яңа мәктәп автобуслары алу эше дәвам итә. 2023 елда ил төбәкләренә 3 меңгә якын шундый машина алынган.
2024 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә тәрбияләү буенча директорлар киңәшчеләре 5 мең сум күләмендә федераль түләү алачак.
Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов ассызыклаганча, нәкъ менә шушы белгечләр тәрбия процессында төп рольне уйный һәм балага үсү һәм белем бирү мохите тудыра.