Сергей Кравцов: «Профессионалитет» программасын гамәлгә ашыручы көллиятләр капиталь ремонт программасында катнашачак

2024 елның 6 апреле, шимбә

Мәскәүдә “Бердәм Россия” партиясе һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль штаб утырышы узды. Чарада “Бердәм Россия” партиясе Генераль советы секретаре Андрей Турчак һәм Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча федераль программаны гамәлгә ашыру перспективалары, шулай ук аны 2025 елда мәктәпкәчә һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында  киңәйтү мөһимлеге турында фикер алыштылар.

Андрей Турчак, бүген Россия Федерациясенең күп кенә субъектлары балалар бакчаларын һәм техникумнарын ремонтлау буенча үз программаларын гамәлгә ашыралар, моңа региональ бюджетлар акчалар бүлеп бирәләр, дип сөйләде. Президент программасын киңәйтү бу акчаларны янга калдырырга ярдәм итәчәк.  2024 елда федераль акчалар хисабына 1053 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган, шуларның 530ы ике еллык цикл кысаларында.

Утырыш барышында Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцов балалар бакчаларына һәм көллиятләргә капремонт программасын киңәйтү әһәмиятен билгеләп үтте.

Дәүләт Думасының мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова Россия Президенты йөкләмәсе буенча көллиятләрне капиталь ремонтлау программасына уку корпуслары гына түгел, тулай тораклар, спорт инфраструктурасы да кертелгән, дип хәбәр итте.

Киңәшмә барышында мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында  төбәк хакимият органнары вәкилләре сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International