Мәктәп тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы югары уку йортларына бюджетка керә алачак

2024 елның 5 апреле, җомга

Бу хакта пәнҗешәмбе көнне MCO-2024 күргәзмә-форумында Дәүләт Думасының фән һәм югары белем комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Мажуга хәбәр итте.

Эксперт әзерлекнең топ-5 юнәлешләрен атады - дәүләт өчен өстенлекле һәм урыннар максималь санда. Беренче урында - инженер-техник белгечлекләр, икенче урында - педагоглар, өченчедә - табиблар, алга таба - IT һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе белгечләре.

Укучыларга һөнәр сайлауда профориентация системасы ярдәм итә. Бу хакта Думаның яшьләр сәясәте комитеты рәисе Артем Метелев сөйләде.

Россиянең 200 гә якын югары уку йорты студентларга эшмәкәр күнекмәләрен алырга ярдәм итүче "Я в деле" проектына кушылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International