Мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы барышы, шулай ук балалар бакчаларын һәм һөнәри белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә кертү турында “Бердәм Россия” федераль штабында һәм Мәгариф министрлыгында фикер алыштылар. Партия генераль советы секретаре Андрей Турчак билгеләп үткәнчә, быел федераль акчалар хисабына 1053 мәктәпне ремонтлау планлаштырылган.
Татарстанда 2024 елда мәгариф оешмаларын капиталь ремонтлау республика программасы буенча 44 мәктәп һәм 20 балалар бакчасы яңартылачак. Тагын алты объект мәктәп системаларын модернизацияләү буенча федераль программага эләкте. Бу хакта безнең порталга «Яңа мәктәп» партия проектының Татарстан Республикасында иҗтимагый советы рәисе, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова хәбәр итте. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары мәгълүматы буенча, быел республикада 9 яңа балалар бакчасы ишекләрен ачачаклар.
Ул балалар бакчаларын, көллиятләрне һәм техникумнарны капиталь ремонтлау программаларын эшләүгә аерым тукталды. Алар Президентның карары буенча 2025 елдан башлап старт ала.
Мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр иткәнчә, балалар бакчаларын, көллиятләрне һәм техникумнарны капиталь ремонтлау программасын планлаштырганда мәктәпләрне капиталь ремонтлау һәм төзү тәҗрибәсе исәпкә алыначак.
Көллиятләргә килгәндә, беренче чиратта программага "Профессионалитет" программасын гамәлгә ашыручы оешмалар керәчәк.
Моннан тыш, федераль штабта мәктәпләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз барды. Киләчәктә саклауны мәҗбүри тәэмин итү принцибы кертеләчәк. Хөкүмәтнең тиешле карары проекты әзерләнгән инде.
Партия шулай ук мәктәпләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча курслар үткәрергә тәкъдим итте.