2024 елның 10 апрелендә, икенче өстәмә датада, йомгаклау иншасы (изложение) үткәрелә, аны язуда агымдагы елның чыгарылыш сыйныф укучылары катнашачак, алар ахыргы иншага (изложениегә ) килмәгәннәр яисә аны төп көнне җитди сәбәпләр аркасында язып бетермәгәннәр.
Татарстанда 10 апрельдә йомгаклау иншасында (изложение) 77 чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша.
Йомгаклау иншасы( изложение) нәтиҗәләре белән 2024 елның 18 апреленнән дә соңга калмыйча танышырга мөмкин.
2023 елның 6 декабрендә йомгаклау иншасына 14 194 унберенче сыйныф укучысы “ зачет” , ә 60 укучы "незачет" алган.
2024 елның 7 февралендә йомгаклау иншасы өчен 116 унберенче сыйныф укучысы «зачет» , ә 8 укучы «незачет» алган.