Талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча IV Илкүләм премия

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Россия мәгариф оешмаларында иҗади эшчәнлекне иң яхшы оештырган өчен IV илкүләм  премиягә гаризалар кабул ителә башлады. Премиягә  дәгъва итүчеләр югары уку йортлары һәм ссузлардан оештырылган «Россия студентлар язы» XXII Бөтенроссия фестиваленең алты җиңүчесе.

Гаризалар ссылка буенча кабул ителә. Югары уку йортлары өчен - 19 майга кадәр, махсус урта уку йортлары өчен - 2 июньгә кадәр.

Конкурс дистанцион форматта узачак. Нәтиҗәләр 26 майдан 1 июньгә кадәр Саратовта һәм 11 июньнән 17 июньгә кадәр Ставропольдә «Россия студентлар язы» Бөтенроссия фестивалендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак.

Премия лауреатлары шулай ук 10 иҗат юнәлеше буенча шәхси һәм команда категорияләрендә фестивальнең Гран-при ияләре булачак.  Конкурста Россиянең 80 төбәгеннән 50 мең тирәсе вәкил катнашыр дип планлаштырыла. Проект Россия Яшьләр берлеге һәм Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International