Яңа уку елы: Түбән Каманың балалар бакчалары 3 меңнән артык сабыйны кабул итәргә әзер

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Түбән Каманың балалар бакчалары яңа уку елында 3 177 сабыйны кабул итәргә әзер. Бу хакта "эшлекле дүшәмбедә" мәктәпкәчә белем бирү идарәсе башлыгы Светлана Андрианова белдерде. Түбән Кама һәм районда барлыгы 97 балалар бакчасы эшли, шуларның 73е шәһәрдә, 4 се - Кама Аланында һәм 20се - авыл җирлекләрендә.  Барлык балалар бакчалары да диярлек биш көнлек эш атнасында 12 сәгатьлек режимда эшли. 2 нче балалар бакчасында тәүлек буе эшли торган төркемнәр бар. “Балалар бакчаларын туплау 1 июньнән 31 августка кадәр башкарылачак”, - дип ачыклык кертте Светлана Андрианова.  Аның сүзләренә караганда,  90, 92, 93, 96, 97, 98, 99 нчы балалар бакчалары  балаларны 2 яшьтән җыячак.

 Шәһәрнең башка микрорайоннарында мәктәпкәчә учреждениеләрнең 68%ы балаларны бер яшьтән  кабул итә. 17 нче балалар бакчасында 6 айдан 1 елга кадәрле сабыйлар  төркеменнән  файдалану мөмкинлеге бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International