Мәктәп футбол лигасының тугызынчы турниры старт алды. Турнирга катнашурга 60 команда теләк белдергән, бу ШФЛда катнашучыларның рекордлы саны, узган ел ярышларда 39 команда катнашкан. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спортчыларны, тренерларны, мәктәп директорларын һәм турнирның партнерларын сәламләде.
Быел иң көчле команда исеме өчен 700 дән артык укучы көрәшәчәк. Бу 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы ике яшь категориясендә 48 малайлар командасы һәм 12 кызлар командасы. Турнирда җиңүчеләр республиканың зона этабында катнашачак.
Наил Мәһдиев, җиңүчеләрне бүләкләр көтә, дип ассызыклады: “Командалары җиңүче булган мәктәпләр өчен без теге яки бу мәктәптә спорт объектларын ремонтлау өчен финанс ресурсларын табачакбыз. Көрәш матур булыр дип уйлыйм".
Сигез яңа командага фирма формасы тапшырылды.