Бу атнада Казанда балалар бакчаларын комплектлау башланды. Процедура махсус автоматлаштырылган мәгълүмат системасы ярдәмендә оештырылган, ул чиратны төгәл үтәргә мөмкинлек бирә, диделәр ТР башкаласы мэриясендә.
Ата-аналар "Дәүләт хезмәте" порталы аша бирелгән гаризаның статусы турында белә ала һәм хәбәр итүгә язылу рәсмиләштерә. Комплектлау 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Башкарма комитетта балага 15 апрельгә кадәр балалар бакчасы билгеләнмәгән икән, ата-аналарга кайнар линиягә шалтыратырга һәм белгечләр белән балалар бакчасын сайларга кирәк, дип ассызыкладылар.
Әгәр балалар бакчасын алыштырырга кирәк була икән, теләнгән учреждениене сайлау яки ташламалы документларны раслау өчен Казан мәгариф идарәсенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Кайнар линия номерлары Татарстан электрон мәгариф порталында күрсәтелгән. Мөрәҗәгатьләр 7(843)223-22-10 номеры буенча кабул ителә.