Җәй көне Татарстан лагерьларында 15 меңгә якын Казан укучысы ял итәчәк

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Татарстан лагерьларында 14,8 мең Казан укучысы ял итәчәк. “Ял” шәһәр үзәгендә 5,6 меңгә якын бала булачак, диде эшлекле дүшәмбедә Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина.  Җәй көне дәүләтнең аерым кайгыртуына мохтаҗ меңнән артык баланың юлламаларын тәэмин итү планлаштырыла. Казанның спорт мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр 3,7 мең юллама алачак.

Юлламаларны индивидуаль сатып алырга теләүче ата-аналар өчен сату 12 апрельдә 13.00 сәгатьтә «Ял» шәһәр үзәге сайтында башлана. Юлламаның бәясе 18 көнлек сменада 9 меңнән 18 мең сумга кадәр, ә "Ял" үзәгеннән юлламаның тулы бәясе - лагерьга бәйле рәвештә 25,9 мең сумнан 31,8 мең сумга кадәр. Казан предприятиеләре лагерена юлламаларның бәясе сменага 15 меңнән 50 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Түләү онлайн гына башкарылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International