Казанда Габдулла Тукайның 138 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

2024 елның 9 апреле, сишәмбе

Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.

Шулай итеп, 15 апрельгә татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен «Тел укытуның нәтиҗәле методлары» циклыннан чираттагы семинар планлаштырылган. Спикер сыйфатында П.Лумумба исемендәге РУДН рус теле институты профессоры, тәрҗемәче, полиглот, филология фәннәре докторы Алексей Арзамасов чыгыш ясаячак.

16 һәм 17 апрель көннәрендә А.Гайдар исемендәге Яшьләр үзәге ел саен “Ягымлы яз” татар милли мәдәнияте фестивален кабул итәчәк.

26 апрельдә Пушкин урамында Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак.

28 апрель көнне "Мәскәү" Мәдәни үзәгендә Айдар Ниязовның "Казан солистлары" оркестры элементлары белән концерт программасы көтә.

Шулай ук 23 апрельдән 28 апрельгә кадәр "Казан кичләре" китапханәара фестиваль узачак. Бу көннәрдә шәһәр китапханәләре килүчеләр өчен викторина, күргәзмәләр һәм әдәби сәгатьләр үткәрәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International