Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова хәбәр итте.
Ул сөйләгәнчә, хәзер конкурсның положениесен эшләнеп бетә һәм тиздән гаризалар кабул итү башлануы игълан ителәчәк. Аның сүзләренә караганда, заманча балалар һәм яшүсмерләр пьесалары җитмәү, бигрәк тә татар телендә сизелә, күп кенә милли театрлар һәм яшьләр, балалар театр студияләре, шул исәптән "Апуш" та моны яхшы тойдылар.
Ул искәрткәнчә, элегрәк "Апуш" студиясенә йөрүчеләр "Кечтүк" ("Малявка") спектакле белән "Театраль Идел буе" фестивалендә икенче урынны яулаганнар. Бүләкләү 20-24 апрельдә Ижауда узачак.