Бу капремонт программасына эләккән бердәнбер мәктәпкәчә учреждение. Муниципалитет матбугат хезмәтендә “Татар-информ”га аныклаганча, әлеге максатларга Татарстан бюджетыннан 87,7 млн сум акча бүленгән. Нармонка авылында «Кояшкай» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 1979 елда төзелгән һәм 120 урынга исәпләнгән.
Хәзерге вакытта белгечләр бинаның фасадын, түбәсен һәм диварларын ремонтлауга, тәрәзәләрне һәм идәнне алыштыруга керешкән. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе өчен яңа җиһазлар сатып алачаклар. Ремонтны 2024 елның көзендә тәмамлау планлаштырыла.
Быел шулай ук Комлы Ковал авылында мәктәп, Лаеш шәһәренең 1 нче гимназиясендә, Пәрәү һәм Орел мәктәпләрендә дә ремонт үткәреләчәк.
Нармонка авылында «Кояшкай» балалар бакчасын яңарту «Демография» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә. Илкүләм проектлар Россиядә Президент Владимир Путин указы буенча гамәлгә ашырыла.