РФ мәгариф министры Сергей Кравцов табигый-фәнни цикл предметларын укыту мәсьәләләре буенча Бөтенроссия киңәшмәсенең пленар утырышында катнашты, анда ул мәктәп предметлары буенча бердәм дәүләт дәреслекләрен әзерләү башлануын хәбәр итте. Чара Түбән Новгород өлкәседә Хөкүмәтенең Корпоратив университетында узды.
Мәгариф министры билгеләп үткәнчә, мәктәпнең бурычы - укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү, киләчәктә аларга кызыклы һөнәр сайларга һәм профильне алыштырырга теләүчеләр өчен сыйфатлы база белеме бирү. Ул ассызыклаганча, бүгенге көндә табигый-фәнни мәгарифне үстерү өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Сергей Кравцов Россия Хезмәт министрлыгы белән берлектә якын киләчәккә икътисад ихтыяҗларын фаразлау эшләнә, дип сөйләде. РФ мәгариф министры билгеләп үткәнчә, табигый-фәнни юнәлешне үстерүдә "Мәгариф" илкүләм проекты зур роль уйный, аның кысаларында шул исәптән авыл җирлегендә "Үсеш ноктасы" табигый-фәнни белем үзәкләре ачыла, шулай ук мәктәпләр кабинетларын заманча җиһазландыру бара.