Россиядә кече шәһәрләрдә сыйныф җитәкчелеге һәм кураторлык өчен түләүләр күләме икеләтә арткан

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Россиядә сыйныф җитәкчеләренә, шулай ук көллият һәм техникумнарда төркем кураторларына айлык түләүләр күләме арттырылды, кече шәһәрләр дигәндә ул 100 меңнән дә кимрәк кеше яшәгәндә. Карарны Премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

1 марттан түләүләр суммасы 5 мең урынына 10 мең сум тәшкил итә.

Хөкүмәт сайтында бастырылган аңлатма язуында карарның Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы нәтиҗәләре буенча кабул ителүе әйтелә. 2024 елда сыйныф җитәкчеләренә һәм кураторларга түләүләрне арттыруга федераль бюджеттан якынча 3 млрд сум каралган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International