Хәзерге вакытта Россиядә табиблар әзерләү белән 163 югары уку йорты шөгыльләнә. Әмма аларның 46 сы гына Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында. 117 се Мәгариф һәм фән министрлыгы ведомствосында, бу хакта үзенең телеграм-каналында Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин сөйләде.
Ул билгеләп үткәнчә, бу мәсьәләгә белгечләрне әзерләү сыйфаты, димәк, бөтен сәламәтлек саклау системасы турыдан-туры бәйле. Моннан тыш, бу өлкәдә кадрлар җитмәү күзәтелә, дефицит якынча 30 мең кеше тәшкил итә.
Әлеге мәсьәлә Дәүләт Думасында Хөкүмәт хисабы вакытында тикшерелде.
Моннан тыш, мондый факультетлар бөтен ил буенча зур булмаган район үзәкләрендә барлыкка килә. Квалификациясе булмаган укытучылар укытканда булачак табибларны әзерләү сыйфаты сизелерлек кимергә мөмкин.
Шуңа бәйле рәвештә ул нәкъ менә профильле министрлыкның стандартлар эшләү һәм булачак медикларны әзерләүгә таләпләр билгеләү белән шөгыльләнүен тәкъдим итте. Бу белгечләр әзерләү сыйфатын арттырырга ярдәм итәчәк.