Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында белдерде.
Ул ассызыклаганча, 2019-2021 елларда Казан һәм Яр Чаллының яңа мәктәпләрендә 70 беренче сыйныф формалаштырылган, шуларның берсе - татар телендә белем бирәчәк. Ул Казанның «Салават күпере» микрорайонында ачылды.
Казанда «Адымнар» полилингваль мәктәбе депутаты һәм директоры Айдар Шәмсетдинов яңа микрорайоннар булдырганда ук татар телендә белем бирүче мәктәпләр төзүне планлаштырырга кирәк ди.