Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов республика Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
Поминов билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның барлык балалары да укыту учреждениеләренә укырга керергә өстенлекле хокукка ия. Әйтик, узган ел югары уку йортларына аерым 10 процентлы квота буенча махсус операцияләрдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларыннан 191 кеше укырга кергән.