Татарстанның барлык мәктәпләрен 2024 ел ахырына кадәр РФ һәм ТР дәүләт символлары белән җиһазландырачаклар

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

2024 ел ахырына кадәр Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары белән республиканың барлык мәктәпләре дә җиһазландырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.

Татарстанда 1,9 меңнән артык мәктәпкәчә мәгариф оешмасы эшли, аларда 201,6 меңнән артык бала тәрбияләнә. 2023 елда Татарстанда 1 мең урынга исәпләнгән дүрт балалар бакчасы, шулай ук гомуми белем бирүнең 12 объекты төзелгән.

Узган ел 45 мәгариф учреждениесенә 2 млрд сумнан артык ремонт ясалган, 143 мәктәптә азык-төлек блогы ремонтланган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International