Бөтенроссия методистлар форумында 450дән артык кеше катнашты. Ул «Россия» халыкара күргәзмә-форумы белем бирү программасының генераль партнеры - «Белем» Россия җәмгыяте лекциясе кысаларында узды. Форумда катнашучылар методик хезмәтләр эшчәнлеген үстерүнең актуаль мәсьәләләре, тәрбия эшен оештыру, шулай ук «Хезмәт» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» уку предметлары кертү турында фикер алыштылар.
РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белем бирү процессына өлкән сыйныфлар өчен бердәм дәүләт дәреслекләре кертелүен, башка фәннәр буенча бердәм дәреслекләр әзерләнүен билгеләп үтте. Сергей Кравцов ассызыклаганча, яңа уку ярдәмлекләрен гамәлгә кертү шулай ук җитди методик ярдәм таләп итә. Ул «Минем мәктәп» ФДИС сервисын куллану, тәрбия һәм һөнәри юнәлеш бирү эшен гамәлгә ашыру буенча педагогик коллектив белән аңлату эшләре алып барырга кирәк, дип өстәде.
Чара барышында методистлар мәгариф министрыннан "Елның методик командасы" Бөтенроссия конкурсын дәвам итү мөмкинлеге турында сорадылар, ул быел беренче тапкыр уздырылды. Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, ярыш ел саен узачак. Форумда катнашучылар шулай ук Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы белән Россиядә методик хезмәтләрне үстерүнең стратегик юнәлешләре һәм җәмгыять белемен һәм тарихны укытуга сәгатьләр санын үзгәртү турында фикер алыштылар.