Документка мәгариф учреждениеләре ректорлары Фуад Гаҗиев һәм Рафис Борһанов кул куйды. Имзалау ректор Рафис Борһанов җитәкчелегендәге Идел буе университеты делегациясенең Әзербәйҗанга эш визиты кысаларында узды.
Яклар программаны бакалавриат дәрәҗәсендә "Тренерлык" белгечлеге буенча ике диплом форматында тормышка ашыру турында килеште. Килешү нигездә югары уку йортлары арасында мәгариф дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән академик һәм башка үзара мөнәсәбәтләрне урнаштыруны һәм үстерүне күздә тота.
Очрашуда шулай ук Россотрудничествоның Әзербәйҗандагы вәкиллеге җитәкчесе Ирек Зиннуров катнашты.
Әзербайҗан спорт уку йортына визиты барышында Татарстан делегациясен Академия инфраструктурасы белән таныштырдылар. Кунакларга фәнни-мәгариф лабораториясе, мультимедиа үзәге һәм анатомик кабинет эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре турында җентекле мәгълүмат бирелде. Делегация шулай ук Спорт медицинасы һәм тернәкләндерү милли институтында булды.