Түбән Камага Россия химия-технология университеты (РХТУ) укытучылары килде. Атна буе алар шәһәрнең "СИБУР-класс" укучыларын БДИ тапшыруга әзерләрләячәкләр. Укытучылар аларга химия, физика һәм математика буенча катлаулы биремнәрне чишәргә ярдәм итәчәк.
Укучылар гына түгел, бөтен Түбән Кама районыннан укытучылар да файдалы белемнәр алачак. Проект СИБУР Корпоратив университеты инициативасы буенча гамәлгә ашырыла. Укытучылар билгеләп үткәнчә, мондый интенсивларда катнашырга теләүчеләр саны арта. Үткән елда бары тик алты "СИБУР-класс" вәкилләре генә булса, быел алар күбрәк.
Университетның физика буенча өлкән укытучысы Никита Богатов балаларның бик көчле булуын билгеләп үтте. Интенсивлар Түбән Камада инде икенче ел уза.