Татарстан Республикасы укучылары информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яуладылар

2024 елның 12 апреле, җомга

Иннополис Университетында ярышларның финалы тәмамланды, анда 77 төбәктән 377 укучы катнашты. Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү, Татарстан Республикасы, Санкт-Петербург, Новосибирск, Оренбург һәм Чиләбе өлкәләреннән килгән  30 укучы күрсәтте. 24 төбәктән 142 укучы призер булды.

Олимпиадада җиңүчеләр һәм призёрлар ике тур нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Катнашучылар  эшләре  шунда ук гомуми таблицага чыгарылды, рейтинг исә  реаль вакыт режимында формалаштырылды.

Призлы урыннарны алган укучылар Россия югары уку йортына олимпиада профиленә туры килә торган юнәлешкә имтиханнарсыз керергә хокук ала. Ташламага хокук дүрт ел дәвамында саклана.

Оештыручылар - Иннополис университеты, РФ Мәгариф министрлыгы, Мәгариф үсеше стратегиясе институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы VK, Сбер, Тинькофф, Яндекс, МТС, Альфа-банк, OZON

Җиңүчеләр һәм призёрлар исемлеге: nerc.itmo.ru/school/archive/2023-2024/ru-olymp-roi-2024-standings.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International