2024 елның 4-10 апрелендә Саранскта Мордовия дәүләт университеты базасында химия буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Россиянең 68 төбәгеннән 298 укучы катнашты, алар мәктәп, муниципаль һәм төбәк этапларында сайлап алынучылар. Финал этабы өч турдан торды: ике теоретик һәм бер гамәли. Өч тур нәтиҗәләре буенча жюри җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде.
Татарстан Республикасыннан 23 укучыдан торган команда катнашты.