Экология буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасында Татарстан укучылары яхшы белемнәр күрсәттеләр

2024 елның 12 апреле, җомга

2024 елның 5-10 апрелендә Нальчик шәһәрендә (Кабарда-Балкар Республикасы) экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы булды. Экология буенча олимпиадага Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 277 укучы килгән иде.

 Татарстан Республикасыннан Казан, Чаллы, Азнакай һәм Мамадыш муниципаль районнарының 21 белем бирү учреждениесе  укучылары катнашты.

Олимпиада теоретик һәм проект турлары биремнәрен индивидуаль башкаруны үз эченә ала, алар барышында катнашучылар экология өлкәсендәге белемнәрен һәм эрудицияләрен күрсәтергә , экологик фикер йөртә белү һәм экологик мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш иде.

Ике тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр ачыкланды, алар арасында:  Н.И. Лобачевский ис. лицейның  9 нчы сыйныф укучысы Әхмәдова Әмирә, Яр Чаллы шәһәренең 76 нчы гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Валитова Диана , Н. И. Лобачевский ис. лицейның  11 нче сыйныф укучысы Идиатуллин Булат , Казан шәһәре  Совет районының 141 нче гимназиясенең  10 нчы сыйныф укучысы Исаева Злата,  «IT-лицей»ның  11 нче сыйныф укучысы  Кәримов Азат  ,Н.И. Лобачевский исемендәге лицейның  11 нче сыйныф укучысы Лисовская Ксения,  Казан шәһәре  Совет районы 141 нче гимназиянең  9 нчы сыйныф укучысы Мөбарәкшин Давид Артурович.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International