Россиянең «Белем» җәмгыяте оештырган «Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены финалы Татарстанда узачак

2024 елның 12 апреле, җомга

«Белем»  Россия җәмгыяте тарафыннан оештырылган  «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уеннары  17 апрельдә Татарстанда узачак.  Анда Идел буе көллиятләре укучылары катнаша, барлыгы  25 команда. Аларга үз белемнәрен күрсәтергә, шулай ук команда белән  эшләүнең  күнекмәләрен һәм  киң даирәне колачлаган сорауларга җавап бирергә кирәк булачак.

Сайлап алу уеннарында Идел буе федераль округының 250гә якын мәктәп укучылары һәм ссуз студентлары командалары катнашты. Алар федераль финалга чыгу өчен көрәштеләр. 2024 елның 8 апреленнән 19 апреленә кадәр ярышлар 11 федераль округта узачак һәм  һәр округтан  иң яхшы дүрт команда билгеләнәчәк. Алар  Мәскәүгә федераль финалга китәчәк, ул 2024 елның маенда "Россия" Халыкара күргәзмә-форумында узачак.

Оештыручылар хәбәр иткәнчә, интеллектуаль чемпионатның аерым этабы Белем онлайн-кубогы  булачак.  Ярышларның федераль финалында 75 команда катнашачак: сайлап алу уеннары йомгаклары буенча 45 иң яхшы команда, Белем онлайн-кубогы ярышларының 20 команда һәм тагын 20 партнерлар командасы.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International