Галия Шәрәфетдинова Европа математика олимпиадасында Россия җыелма командасы җитәкчеләренең берсе

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Грузиядә кызлар өчен Европа математика олимпиадасы старт алды (European Girls’ MathematicalOlympiad, EGMO). Россия Федерациясе җыелма командасы олимпиадада дистанцион форматта катнаша. Россия укучылары Мәскәү өлкәсендә Е.М. Примаков исемендәге гимназия базасында конкурс сынаулары узачак. Россия командасын дүрт укучы тәкъдим итә: Төмәннән Елизавета Винокурова,  Мәскәүдән Елизавета Жукова һәм  Наталия Ленская, Санкт-Петербургтан Яна Магизова.

Россия җыелма командасы җитәкчесе Санкт-Петербург шәһәренең 239 нчы физика-математика лицееның математика укытучысы Кирилл Сухов, ә команда җитәкчесе урынбасары - Санкт-Петербург дәүләт университеты студенты Галия Шәрәфетдинова . Галия Шәрәфетдинова – Казанның  131 нче  лицеен тәмамлаган.  Ул 2022 елда Ослода узган 63 нче Халыкара математика олимпиадасында алтын медаль яулаган иде.  Ул  вакытта катнашучыларны әзерләү һәм сайлау белән Кирилл Сухов җитәкчелегендә тренерлар штабы шөгыльләнгән иде. Хәзер Галия Шәрәфетдинова команда җитәкчесе урынбасары ролендә чыгыш ясый.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International