Аны атнага бер тапкыр 9 нчы сыйныф укучылары гына өйрәнәчәк, диелә РФ Мәгариф министрлыгы приказыннан. Министрлык тарафыннан тәкъдим ителгән уку сәгатьләренең гомуми саны 34 сәгать тәшкил итәргә тиеш.
Мәгариф министрлыгында җәмгыять белеме курсын яңартачаклар, дип өстәделәр. План нигезендә, укытуның яңа методы практикага зур юнәлеш бирүне күздә тота. Шулай ук аңа БДИ ( ЕГЭ) һәм БДИ(ОГЭ) биремнәре дә җайлаштырыла.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге вакытта җәмгыять белеме буенча федераль эш программасы 6-9 нчы сыйныфлар өчен 136 уку сәгать. 10 нчы сыйныфта шулай ук җәмгыять белеменә атнасына бер сәгать бирелә. 11 нче сыйныф программасында шулай ук атнага ике дәрес кала.